Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Әтнә районы Югары Көек авылында яшәүче Кәримә Абдуллинага 90 яшь тулды.

Әтнә районы Югары Көек авылында яшәүче Кәримә Абдуллинага 90 яшь тулды.

Корпункт: 
Атнинский

Әтнә районы Югары Көек авылында яшәүче Абдуллинага 90 яшь тулды. Үзе ул Күәм авылында туып үскән. Килен булып төшкән нигезендә улы Илфар тәрбиясендә гомер кичерә. Авыл мәктәбенең өч сыйныфын тәмамлаган. Әнә шул яшьтән кул арасына керә башлаган Кәримә гомер буе күмәк хуҗалыкта хезмәт куйган. Тормыш иптәше белән бер кыз һәм дүрт егет тәрбияләп үстергән. Юбилярны котларга район хакимияте башлыгы урынбасары Наил Сибагатов, социаль яклау бүлеге мөдире Әминә Галиева, Көек авыл җирлеге башлыгы Фәргать Мөхәммәтгалиев килгән иде. Кәримә әби кунакларга чын күңелдән рәхмәтен җиткерде, киләчәк эшләрендә уңышлар теләп калды.

Опубликовано 20 February, 2017 - 11:28 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 20/02/2017 - 11:28):https://tatfrontu.ru/tt/news/tn-rayony-yugary-koek-avylynda-yashuche-krim-abdullinaga-90-yash-tuldy