Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Әтнәдә "Хәтер шәме" акциясе

Әтнәдә "Хәтер шәме" акциясе

Корпункт: 
Атнинский

22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Хәтер һәм кайгы көнендә «Хәтер шәме» гомумроссия акциясе уза – бөтен Россия буйлап Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргәннәр истәлегенә шәмнәр кабына. Районыбызның һәр мәдәният йорты әлеге чарада актив катнашты.
1941 елның 22 июненнән торган саен ераккарак алып китсә дә, тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән бу хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый.Төзәлми дә, кимеми дә бу яра. Йөрәккә кан белән язылган моңсу, кайгылы, авыр хатирәләр дә бу хәвефле елларны үз җилкәсендә татыганнарның күңел түрләрендә. Күзләрдә — яшь, күңелләрдә — мәңгелек үкенеч, мәңгелек сагыш. "Ил-көннәребез имин булсын, бу дәһшәтле еллар кабатланмасын", — дип теләп калабыз.

Опубликовано 23 June, 2025 - 15:49 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 23/06/2025 - 15:49):https://tatfrontu.ru/tt/news/tnd-hter-shme-akciyase