Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Әтнәдә мәктәп укучылары агач утырттылар.

Әтнәдә мәктәп укучылары агач утырттылар.

Корпункт: 
Атнинский
Әтнә районы Күңгәр укучылары “Ашыт” сакланышы хезмәткәрләре белән бергә мәктәп территориясендә чыршы, нарат, юкә агачлары утырттылар. “Ашыт” сакланышы җитәкчесе Рамил Сабиров һәм инспектор Рәшит Әхмәтҗанов мәгариф бүлеге каршына килеп туктап, машина кузовын ачып җибәрүгә, аларны мәгариф хезмәткәрләре чолгап алды. Арбада 1500ләп агач үсентесе кырын ята иде. Мәктәпләрнең һәрберсе аларны бүлешеп, алып кайтып китте. Ә күп өлеше “Ашыт” хезмәткәрләре белән бергә Күңгәр мәктәбенә юл алды. Биредә мәктәп директоры Наил Габидуллин һәм VIII, X сыйныф укучылары агач утыртырга чыктылар. Күңгәр мәктәбенең җире зур мәйданнар били, әле монда гаять күп агач үсентеләре утыртырга була. Боларының тамырлары ныклап берексен дигән теләктә калабыз.
Опубликовано 28 April, 2015 - 14:13 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 28/04/2015 - 14:13):https://tatfrontu.ru/tt/news/tnd-mktp-ukuchylary-agach-utyrttylar