Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Тыл хезмәтчәне Татьяна Анисимова матур картлык кичерә

Тыл хезмәтчәне Татьяна Анисимова матур картлык кичерә

Корпункт: 
Ютазинский

Әлбәттә, үсмер чагы Бөек Ватан сугышы елларына, яшьлеге сугыш тар-мар иткән халык хуҗалыгын тергезү чорына туры килгән кызның тормышында михнәт тулы көннәр аз булмагандыр.

 Сугыш башланганнан алып 1948 елга кадәр колхозда эшләп, тәмам гаҗиз булган Таня, бәлкем, туган Башкортстан иленнән Урыссу бистәсенә күченеп килүе дә юкка түгелдер – һәркем бәхетле тормышка хаклы. Кыз Урыссу ГРЭСында төрле эшләрдә катнаша. Бөек Ватан сугышы ветераны белән гаилә коралар. Әмма ир хатыны булып ул ун гына ел яшәп кала. Гаилә башлыгы, ике бала атасы 1970 елда дөнья куя. “Электросоединитель” заводында хезмәт юлын дәвам иткән Татьяна Ивановна улы белән кызына әти дә, әни дә була.

Хөрмәтле Татьяна Ивановна Анисимова Россия Президенты Владимир Путиннан котлау телеграммасы кабул итте. Чал чәчле ветеран өчен бу зур хөрмәт иде. Шулай да  да аның төп байлыгы – балалары, онык һәм оныкчыклары, якыннары, күршеләре. Бу көнне аның адресына бик күп җылы теләкләр яңгырады һәм без дә аларга кушылабыз.

 

Опубликовано 10 April, 2018 - 12:12 пользователем Каракашлинский ...

Source URL (modified on 10/04/2018 - 12:12):https://tatfrontu.ru/tt/news/tyl-hezmtchne-tatyana-anisimova-matur-kartlyk-kicher