Тыл ветераны Шәфыйкова Гөлбәрия Садретдин кызы

Ул да 1931 елны туып-үсә, кыш көне аңа 94 яшь тулып уза.
- Әти-әни канаты астында 5 бала үстек. Абыйларны сугышка алдылар, яше олы булу сәбәпле, әтине калдырдылар. Баһаветдин абый һәлак булды. Ә Гарәфетдин абый аягын калдырып кайтты. Гарьләнгән, күрәсең, “Кайтмаска да уйлаган идем”, диде. Бибисара апасы да авылда, янәшәдә көч куя. Гыйльметдин абыйсы сугыштан соң Казанга китеп урнаша.
Бөек Ватан сугышы чорында күп эшләргә туры килә. Иң нык үзәккә үткәне – урман кисү була. Беренче тапкыр урман кисәргә Саба районының Яңа Ширмә авылына җибәрәләр. “Агачның ботакларын юнып, әзер итеп куя идек, аерым төркем тарттырып алып китә иде”. – дип искә ала. Шунысы кызык – бирегә әллә ничә тапкыр барып кайта ул. “Кайткан саен кием-салымны юып, яңартып, яңа чабаталар киеп китә идем”, - ди.
Мансур исемле егет белән уртак тормыш корып җибәрәләр һәм балага тормыш бүләк итәләр.