Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Укучылар өчен сыйныф сәгате уздырылды

Укучылар өчен сыйныф сәгате уздырылды

Корпункт: 
Сармановский

Сыйныф сәгатен өлкән сыйныф укучылары өчен бистәнең Хезмәт Даны музее җитәкчесе А.Ә.Галиәхмәтова үткәрде. Ул укучыларны “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең тарихы белән таныштырды. Ә бу тарих берничә буын нефтьчеләрнең, бистәбезнең дә тарихы бит ул.
Бөек Җиңү алдыннан ул зур хөрмәт белән идарәнең ветеран-нефтьчеләрен, тыл хезмәтчәннәрен искә алды, аларның хезмәте турында сөйләде.
Әңгәмә барышында барыбыз да кабат музей залларында  булган, аның экспозицияләре белән танышкан кебек булдык. Бүген читтән. Ләкин бу  вакытлыча.

Опубликовано 5 May, 2020 - 19:07 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 05/05/2020 - 19:07):https://tatfrontu.ru/tt/news/ukuchylar-ochen-syynyf-sgate-uzdyryldy