Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Урыссуда яшәүче Сәрия Сабуровага – 90 яшь

Урыссуда яшәүче Сәрия Сабуровага – 90 яшь

Корпункт: 
Ютазинский

Урыссу бистәсендә гомер итүче хезмәт ветераны Сәрия Шәмси кызы Сабуровага гыйнвар аеның беренче көннәрендә 90 яшь тулды.

1928 елда Кыска Елга авылында туган кызга урта белем алырга насыйп булмый. Әтисен һәм абыйсын фронтка озаткан Сәриягә бик иртә олыгаерга туры килә. Әнисенең уң кулына әверелгән бала бер эштән дә куркып тормый. Ветеринария фельдшеры курсын тәмамлап, колхозда эшли. Берничә елдан ул счетовод вазифаларына алына. Азнакай районыннан Әхтәм исемле фронтовик белән гаилә кора, 4 бала үстерәләр. Үз гомерендә төрле тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан юбилярны туган көне белән район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрик итте. Озын гомерле тыл хезмәтчәне Россия Президенты Владимир Путиннан да котлау телеграммасы кабул итте.

Опубликовано 10 January, 2018 - 13:04 пользователем Каракашлинский ...

Source URL (modified on 10/01/2018 - 13:04):https://tatfrontu.ru/tt/news/uryssuda-yashuche-sriya-saburovaga-90-yash