Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Валентина Алексеевна Токанинаны 90 яшьлек юбилее белән котлау

Валентина Алексеевна Токанинаны 90 яшьлек юбилее белән котлау

Корпункт: 
Верхнеуслонский

2017 елның     18 нче  августында  90 яшьлек  юбилее  белән  Бөек Ватан сугышы тыл ветераны Токанина Валентина Алексеевнаны  Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан муниципаль район Башлыгы урынбасары  Вячеслав  Раков,  Ветераннар Советы  әгъзасы Фатыйх Хикматуллин, шулай ук туганнары һәм якыннары   котладылар.

Тумышы белән Валентина Алексеевна  Кемеров өлкәсе  Низовка  авылыннан. Сугыш елларында яшь кыз  Николаевск-на Амуре шәһәре портында  эшли. 1955 елда ире белән бергәләп Югары Ослан районында урнашкан  Ключище  кирпеч заводына  эшкә урнаша.  Хезмәттәге казанышлары өчен Валентина Алексеевна медальләр белән бүләкләнә.

Хәзер Валентина Алексеевна Югары Ослан авылында  оныклары белән бергә яши.  Аның  4 кызы, 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

Валентина Алексеевнага  истәлекле бүләкләр,  Россия Президенты Владимир Путинның котлау  открыткасы тапшырылды. Юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр, теләкләр әйтелде, сәламәтлек, озын гомер һәм аяз күк йөзе теләделәр.

Опубликовано 19 August, 2017 - 12:59 пользователем Решетова

Source URL (modified on 19/08/2017 - 12:59):https://tatfrontu.ru/tt/news/valentina-alekseevna-tokaninany-90-yashlek-yubilee-beln-kotlau