2017 елның 18 нче августында 90 яшьлек юбилее белән Бөек Ватан сугышы тыл ветераны Токанина Валентина Алексеевнаны Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан муниципаль район Башлыгы урынбасары Вячеслав Раков, Ветераннар Советы әгъзасы Фатыйх Хикматуллин, шулай ук туганнары һәм якыннары котладылар.
Тумышы белән Валентина Алексеевна Кемеров өлкәсе Низовка авылыннан. Сугыш елларында яшь кыз Николаевск-на Амуре шәһәре портында эшли. 1955 елда ире белән бергәләп Югары Ослан районында урнашкан Ключище кирпеч заводына эшкә урнаша. Хезмәттәге казанышлары өчен Валентина Алексеевна медальләр белән бүләкләнә.
Хәзер Валентина Алексеевна Югары Ослан авылында оныклары белән бергә яши. Аның 4 кызы, 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.
Валентина Алексеевнага истәлекле бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы тапшырылды. Юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр, теләкләр әйтелде, сәламәтлек, озын гомер һәм аяз күк йөзе теләделәр.