Яңа китап. Сугыш чоры балалары. Дети войны.
Корпункт:
Шакирҗанова Сәвия Гаделша кызы "Сугыш чоры балалары. Дети войны" дигән җыентыкның авторы. Ул 1940 елның 18 июлендә Татарстанның Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында туган.
Укучылар игътибарына авыр сугыш һәм сугыштан соңгы еллар, сугыш чоры балалары турында хикәяләр, истәлекләр җыентыгы тәкъдим ителә.
Мемуарлар гади аңлаешлы тел белән язылганю Кыска хикәяләрдә авыл халкының, тыл хезмәтчәннәренең көнкүреше, җиңүче халыкның аерым тарихлары һәм язмышлары тасвирланган.
Җыентык совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган.