Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Ютазы районы ветераннары – спартакиадада

Ютазы районы ветераннары – спартакиадада

Корпункт: 
Ютазинский

“Өченче яшь” VIII республика cпартакиадасының муниципаль турында катнашкан пенсионерлар үзләренең тәннәре белән дә, җаннары белән дә яшь һәм дәртле булуын тагын бер кат раслады.

      Өлкән буын кешеләре арасында физик культура һәм спорт кыйммәтләрен популярлаштыруны, пенсионерлар җәлеп ителгән иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген активлаштыруны максат итеп куйган спорт чарасы Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланды. Ул ике көн дәвам итте. Шашка, шахмат, коралдан ату, дартс, йөзү буенча узган ярышларда кырыкка якын ютазылы катнашты. Мактау грамотасына ия булган 24 кеше арасында актив тормыш белән яшәүче пенсионерлар Камил Шәгәлиев, Дамир Уралов, Людмила Аккуратнова, Нурия Шәйхетдинова, Раиса Тихонова һәм башкалар бар иде.

Опубликовано 3 May, 2018 - 12:27 пользователем Каракашлинский ...

Source URL (modified on 03/05/2018 - 12:27):https://tatfrontu.ru/tt/news/yutazy-rayony-veterannary-spartakiadada