Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Ютазылы Камил Кашаповны юбилее белән район җитәкчеләре тәбрик итте

Ютазылы Камил Кашаповны юбилее белән район җитәкчеләре тәбрик итте

Корпункт: 
Ютазинский

Бөек Ватан сугышы елларында укчы-десантчы, пулеметчы, шофер булып, туган җиребезне немец илбасарларыннан саклаган, Калинин, Великие Луки, Таллин, Ржев һәм башка торак пунктларны коллыктан азат иткән Камил Моталлап улы, бүген дә солдат ыспайлыгын, сын ныклыгын югалтмаган. Мәгълүмат туплау, транспорт, элемтә, башка төрле хәрби объектларны таркату максатында дошман тылында озак вакыт дәвамында үзлегеннән хәрәкәт итү өчен әлеге группа әгъзалары мина шартлату эше, ут ача белү буенча гына хәрби шөгыльләр генә узып калмыйлар, алар физик һәм психологик хәзерлек тә узалар. Күкрәген күп санлы орден-медальләр белән бизәлгән кителен киеп, үзенең гомер бәйрәме – 95 яшьлек юбилее уңаеннан күп санлы кунакларны егетләрчә төп-төз басып каршы алган ветеран әле дә булса хәрби хәзерлек күнекмәләрен, тотнаклыгын җуймаган.

Опубликовано 28 July, 2015 - 09:50 пользователем Каракашлинский ...

Source URL (modified on 28/07/2015 - 11:45):https://tatfrontu.ru/tt/news/yutazyly-kamil-kashapovny-yubilee-beln-rayon-zhitkchelre-tbrik-itte