Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Җәлил поселогының мактаулы гражданины 85 яшьлек юбилеен каршы алды

Җәлил поселогының мактаулы гражданины 85 яшьлек юбилеен каршы алды

Корпункт: 
Сармановский

Җәлил поселогының мактаулы гражданины, «РСФСР халык мәгарифе отличнигы», «СССР мәгариф отличнигы» Маркова Лилия Василий кызы 85 яшьлек юбилеен каршы алды. 1934 елның 23 декабрендә Пермь шәһәрендә туа, Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлап, югары белем ала. Җәлил поселогы укучыларын тәрбияләүгә һәм белем бирүгә зур өлеш керткән, 40 елдан артык педагогик эшчәнлеккә багышлаган поселогыбызның һәм районыбызның хөрмәтле кешесе ул. Тормыш иптәше Алексей Степан улы, «Минтопэнерго» ның атказанган энергетигы белән 60 елдан артык бергә, алар бербөтен булып, өч матур бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары һәм дүрт оныкчыклары үзләренең уңышлары белән куандыралар.

Опубликовано 26 December, 2019 - 13:57 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 26/12/2019 - 13:57):https://tatfrontu.ru/tt/news/zhlil-poselogynyn-maktauly-grazhdaniny-85-yashlek-yubileen-karshy-aldy