Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Җәлилдә Миңсылу апа Бәхтиевага 90 яшь тулды

Җәлилдә Миңсылу апа Бәхтиевага 90 яшь тулды

Корпункт: 
Сармановский

20 нче июлдә Җәлил бистәсендә яшәүче Бәхтиева Миңсылу Бәхти кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны олы бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Җәлил поселогы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Бадыйков, "Җәлилнефть" идарәсенең профсоюз комитеты һәм ветераннар советы вәкилләре котладылар. Гүзәл Гәрәева Миңсылу апага Россия Федерациясе Президентының Котлау хатын һәм истәлекле бүләктапшырды.

Миңсылу апа, "Җәлилнефть" идарәсендә оператор булып эшләп, пенсиягә чыккан. Тормыш иптәше Нәсыйбулла белән 60 ел бергә гомер итәләр. Юбилярны котларга балалары, киленнәре, оныклары һәм оныкчыклары да җыелышканнар иде.

sarman-rt.ru

Опубликовано 21 July, 2015 - 08:49 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 21/07/2015 - 08:49):https://tatfrontu.ru/tt/news/zhlild-minsylu-apa-bhtievaga-90-yash-tuldy