Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > “Зур сугышкың кечкенә батырлары”

“Зур сугышкың кечкенә батырлары”

Корпункт: 
Сабинский

22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тула. Шушы уңайдан Шәмәрдән балалар китапханәсендә “Радуга” мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен “Зур сугышкың кечкенә батырлары” - батырлык сәгате үткәрелде. Китапханә мөдире Гатиятова Н. балаларга сугыш китергән бәхетсезлекләр турында сөйләде, “Герой – пионерлар” открыткалар комплектына күзәтү үткәрде, Шәмәрдәннең сугыш чоры балаларыннан язып алынган истәлекләрдән өзекләр укыды. Балалар да сугыш чорының авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән әби-бабайлары турындагы хәтирәләре белән уртаклаштылар. Сугышлар кабат булмасын, киләчәк буын тынычлыкта яшәсен.

 

Опубликовано 23 June, 2016 - 11:17 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 23/06/2016 - 11:17):https://tatfrontu.ru/tt/news/zur-sugyshkyn-kechken-batyrlary