АБДРАХМАНОВ ӘДҺӘМ АБДРАХМАН УЛЫ
Абдрахманов Әдһәм Абдрахман улы – 1924 че елның 25нче маенда Дөбьяз районы (хәзерге Биектау районы) Олы Кавал авылында туа. 1942 нче елның 19 нчы августында Кызыл Армия сафларына алына. 7 нче Свирь Кызыл Байраклы Суворов, Кутузов һәм Александр Невский орденлы гвардия миномет бригадасында артиллерист булып хезмәт итә. Волхов фронтындагы сугышларда, Карелияне, Заполярье, Белоруссия, Польшаны немец – фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугышны гвардия ефрейторы дәрәҗәсендә тәмамлый.
Балачак хәтирәләреннән истәлек:
“Мин 1924 нче елның 25 нче маенда туганмын. 4 класс кына белемем бар, укырга яратмадым. Ул чагында безнең авылдагы колхоз “Баймет” дип атала иде. Шундый данлыклы колхоз иде, безгә Германиядән немецлар килеп карап йөрделәр. Ындыр табакларында карап йөриләр иде, алар килгәндә икмәк эләгә иде... Ә мине әти Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, билендә ярасы бар иде. Ике абыйсы шул сугышта үлеп калган, кая ул немецларны яратасың инде? Без 3 бала идек, егетләр барыбыз да. Олы абыем үз аты белән Казанда эшләде, шул атка хирысланып, бер техникага да өйрәнмәдем”.
Сугыш алдыннан:
“1941 нче елны мине фабрика – завод өйрәнчекләре мәктәбенә алдылар. Казанга бару өчен поездга утырырга Биектау станциясенә килдек. Сугыш башлану турындашунда радиодан ишеттек. Яшь бит, бала – чага гына, нәрсә уйларга да белмәдек. Сукно бистәсендәге хәрби комиссариатка алып киттеләр. Аннары Донбасска җибәрделәр. 5 көн бардык без анда, юллар ябык урау юллар белән алып бардылар. Без анда килеп эшли башладык,җир астыннан күмер чыга торган урынга дүрт чакрым бара идек. Өстә юлларны бомбага тота башладылар. Без анда авылдан дүрт кеше идек. Бер ай эшләгәннән соң, кайтып киттек. Өйдән чыгып киткәнгә ике ай дигәндә кире кайттып җиттек. Ә авылда ыгы – зыгы. Әтиләр, абыйлар басудан кайталар да, өйләренә керкп саубуллашкач, сугышка китеп баралар. Бала – чага, картлар, аналарның күз яшьләрен әйтеп кенә аңлатырлык түгел. Безне берни эшләтмәделәр, кайттык та колхозда эшли башладык. Аннан соң безне Апас районына окоп казырга җибәрделәр. Зөя суы буенда 3 ай ярым окоп казыдык. Нинди матур болынны боздырып, танкка каршы 7 метр тирәнлектәге чокырлар казыттылар. Ашарга паек бирәләр иде. Тауны ватып казыдык, бик авыр булды”.
Чакырылу...
“ 24 нче елгылар авылда 24 идек. Икесе гарип иде, шуларның гына алмадылар. Мине 1942 нче елның 19 нчы августында чакырттылар. Әни дәшми – тынмый гына юл капчыгы тутырды. Авылдан дустым Гарәф Газизов белән бергә чыгып киттем, җигүле атта район үзәгенә кадәр озата бардылар.
Яшьтәшләрем Газизов Гарәфетдин, Галиев Гомәр, Галимов Бахтиярләр белән бергә безне Иваново өлкәсендәге Шуя урманнары әчендә урнашкан хәрби лагерьга китерделәр. Шунда өйрәнүләр үттек. Пулеметтан, минометтан атарга өйрәттеләр.
Минометның тәлинкәсе 82 кг., снаряды 16 кг. Аннары Москва – 40 дигән җиргә алып киттеләр. Моннан фронтка алып китәләр иде – кайсы частька, нинди кеше кирәк”.
“Андрюша”
“Мин Волхов фронтына эләктем. Ул вакытта фронтның барлык юнәлешләрендә дә хәлләр авыр иде. Волхов урманнары да сугыш урынына әйләнгән. Тирә – юньдә сазлык һәм куе урман гына. Билдән су эчендә торып окоп казыйбыз. Землянкалар төзергә тырышып карыйбыз, тик алар шунда ук су белән тула. Аз булса да җылыну өчен чыршы ботакларыннан шалаш корабыз, әмма юеш киемне киптерергә бернинди мөмкинлек юк. Мине 7 нче аерым миномет бригадасына билгеләделәр. Бригада “Студебеккер” автомобильләре шассиена урнаштырылган 300 мм. лы реактив минометлар белән коралганнар иде. Ул шул ук “Катюша” шикелле, әмма миналар зур. 96 килограммлы миналарны өч кеше күтәреп йөри идек, орудиегә урнаштырганда ике кеше урнаштыра. Аның 1 метрлы койрыгы бар, шул янып беткәнче оча. “Катюша” ларны телевизордан күрсәтәләр, минем кайтканнан бирле үзем хезмәт иткән орудиене күргән юк. Аны “Андрюша” дип йөртәләр иде. “Катюша”ның мина ата торган урыны 16, моныкы 12”.
“Сугышта һәр мизгел авыр...”
“ Без таза – таза егетләр, эшләргә яратабыз бит. Без сугышның башыннан азагына кадәр партизаннар кебек урманнарда яттык. Землянкалар казый яки шалаш ясый идек. Аны ылыс белән ябабыз, яңгыр үтмәсенгә плащ – палатка белән каплыйбыз, тагын ылыс белән ябабыз.
Сугышта авыр идеме дип сорыйлар, ничек җиңел була алсын? Карелиядә ике метр тирәнлектә кар иде, Волховта сазлык. Шунда миналарны күтәреп йөгерәбез. Ут ягарга ярамаганда, туңмас өчен йөгертеп йөртәләр иде. Бар нәрсә дә авыр сугышта. Салкыны да, эссе вакытлары да булды инде. Урманда яшәгәч, бетлисең, беттән хәтта киемнәр зураеп киткән шикелле була. Брезент мунчаларда юынып киемнәрне пешерәләр. Аннан кайткач, тагын шул халәтенә кайта... Ата башлагач, качкан буласың инде үзенчә, урманда булсаң, агач төбенә керергә тырышасың”.
Сугыш хәтирәләре
“Машинага төяп, сугыш кырына алып баралар. Башта артиллерия ярты сәгать ата, аннан соң күзәтүчеләр кая атасын әйтәләр, без күрмичә генә ата башлыйбыз. Аслы – өсле алтышар итеп урнашкан унике оясы бар, шунда ике кеше миналарны күтәреп тыгып тора. Биш минутта 36 минаны атып бетерә. Минаның бер метрлы койрыгы бар, ул салават күпере кебек кыйгачлап янып мене китә, койрыгы янып беткәнче алты чакрымга кадәр оча.
Без ата башлагач, немецларның разведчик самолетлары күтәрелә,ут, төтеннән кайдан аткан күренә, без торган урынны бомбага тотарга самолетлар килә, яки артиллерия ата башлый. Шуңа күрә без атабыз да тиз генә китәбез. Гел алай итеп булмый, ут астына эләккән вакытлар күп булды. Безнең бүлекчәдән ярчык эләгеп өч шофер үлде. Бер машина минага эләгеп шартлады. Һәҗүм итәр алдыннан боеприпасларны фронтка якын урынга ташып куялар иде. Шунда каравылда торганда, бервакыт бомбага тота башладылар. Бомбалаганда калсаң, нәрсә шартлаганын аңларлык түгел, иптәшләрнең кул чугы кадәр кисәкләргә чәчелгәннәре булды: мин үзем, бәхеткә каршы, яраланмадым. Бер дә ачлык күрмәдек. Көненә 900 гр. ипи бирәләр иде, һәҗүм алдыннан “фронтовой" бирелә иде”.
Җиңү!
“9 нчы майны урмандагы лагерьда каршыладык. Политруклар хәбәр итте, куанычтан 100 гр. аракы бирделәр. Сугыш беткәнне ишеткәч, Аллага Шөкер, исән калдым дип куандым. Бер тарихи истәлекнең дә шаһиты булырга язды. Берлинны алып, берничә көн үткәч, Эльба аша чыгып, Америка солдатлары белән очрашу бәхетенә ирештем. Сугыштан соң Белоруссиядә рядовой солдаты булып хезмәт иттем. 1946 нчы елда отпускка кайттым. Кайткач, әти – әниләрнең куануын күрсәгез!
Сугыштан соң колхозда эшләдем, хатыным Фатыйма белән биш бала – Әкрам, Әнәс, Әнисә, Әнвәр, Әмирне тәрбияләп үстердек”.
Бүләкләре: “Батырлык өчен” медале, 1943 нче ел; “Кызыл йолдыз” ордены, 1944 нче ел; Сталинның рәхмәт хаты, “За оборону Сосетского Заполярье” медале, 1947 нче ел; “За Победу над Германией в Великой Отечесивенной войне 1941 – 1945г.г.” медале, юбилей медальләре.