Фронтовиклар

"ТОРМЫШ СИКӘЛТӘЛӘРЕ..."

Вәлиша Мөбәрәкшевич 1925 нче елның 28 нче ноябренда Мамадыш районы Түбән Ушмы авылының урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән.Алар гаиләдә ике кыз ике малай була.Сигез яше тулгач, әтисе белән әнисе аны авыл мәктәбенең беренче классына укырга бирәләр. 1938 нче елны биш класс укыганнан соң, башка иптәшләре белән бергә колхозда эшли башлый.Азрак төрле эшләрдә йөргәннән соң, колхоз председателе аның тырыш һәм намус белән эшләгәнен күреп, ат җигеп эшләргә куша.

АБДРАХМАН НАСЫЙБУЛЛЛА УЛЫ НАСЫЙРОВ

“...Иптәш Насыйров Буденный районының Иске Шәйморза урта хәлле крестьян семьясында туган. Туганнары арасында кулак буларак сөргенгә җибәрелүчеләр юк, үзе дә суд тарафыннан хөкем ителмәгән. 1937-1938 елларда Буденный МТСында мастерской мөдире булып эшләгән. 1938-1945 елларда Кызыл Армия сафларында була, ак финнарга каршы һәм Бөек Ватан сугышында рота командиры булып катнаша. Немец илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен ике “Кызыл Йолдыз” орденнары, “Ленинград оборонасы өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән”.

АБДРАХМАНОВ ИБРАГИМ АБДРАХМАН УЛЫ

Абдрахманов Ибрагим Абдрахман улы (Габдрахманов Ибрагим Габдрахманович) 1920 нче елның 15-нче маенда Өбрә авылында туа. 1940-нче елны 25-нче сентяберендә Дөбъяз военкоматы аркылы Совет Армиясе сафларына китә. Әрмәнстан ССРның Кировакан шәһәрендә 650-нчы укчы полк 138-нче горный өч тапкыр Кызыл Байраклы укчы дивизиядә 1940-нчы елның 11-нче октябреннән 1941 елның 22 нче июненә кадәр хезмәт итә.

АБДРАХМАНОВ ӘДҺӘМ АБДРАХМАН УЛЫ

Абдрахманов Әдһәм Абдрахман улы – 1924 че елның 25нче маенда Дөбьяз районы (хәзерге Биектау районы) Олы Кавал авылында туа. 1942 нче елның 19 нчы августында Кызыл Армия сафларына алына. 7 нче Свирь Кызыл Байраклы Суворов, Кутузов һәм Александр Невский орденлы гвардия миномет бригадасында артиллерист булып хезмәт итә. Волхов фронтындагы сугышларда, Карелияне, Заполярье, Белоруссия, Польшаны немец – фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугышны гвардия ефрейторы дәрәҗәсендә тәмамлый.

АБДУЛЛИН ГАБДЕЛХАЙ (1923-1972)

Абдуллин Габделхай 1923нче елда Ворошилов районы Иске Абдул авылында туган . ВЛКСМ члены булган. 1942нче елда ТАССР ныӊ Ворошилов районы район хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына алына. Өч тапкыр яралана. 09.07.1944 елда Эси-Сари утравындагы сугышта каты яраланып, 44нче медсанбатта дәвалана һәм 1944 нче елныӊ көзендә туган авылына кайта. Казахстан республикасы Чимкент өлкәсе Джетыйсай районы Ворошилов авылында 1972нче елныӊ 25нче маенда инсульттан соӊ үлә . Бүләкләре:

АБДУЛЛИН ГАБДУЛХАК АБДУЛЛА УЛЫ

Абдуллин Габдулхак Абдулла улы 1921 елның 15 маенда Сарман районы Зур Нөркәй авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган.

АБДУЛЛИН ГАБДУЛХАК АБДУЛЛОВИЧ

Габдулхак Абдуллович родился 15 мая 1921 года в д.Нуркеево (Большой Нуркей) Сармановского района. Участник Великой Отечественной войны. Награжден орденом Отечественной войны 2-степени (1945г.) и медалями.

АБДУЛЛИН РӘҮФ

Абдуллин Рәүф 1919 елның 11 январендә Юлтимер авылында дөньяга килә. 1941 язында Армиягә китә. Шофер булырга укый. 2 удар армиянең 42 мотоукчы полкында хезмәт итә. Сугыш башлангач сугышка керә.

АБДУЛЛИН ХАҖИ МӨХӘММӘТ УЛЫ

Абдуллин Хаҗи Мөхәммәт улы 1918 – 29.12.1943 1938 елда Төркмәнстанның Чарджау шәһәреннән действительный хезмәткә алына. Аннан БВСна китә. Хәтер китабына кертелгән, т 18, 211 бит. Халык телендә “Әммәт улы”, кушаматы – Чемберлен. Өлкән лейтенант, 38 сд. Кабере – Киев өлкәсе, Германская Слобода авылы. Оп. 11458я. д. 277, л.202 Әтисе – Абдуллин Мөхәммәт (Әммәт) Әнисе – Шәфигыйҗамал Нигъмәтулла кызы. Ул Гатиятуллина Мингаян белән (1909-1986) бертуган. Сеңлесе Факия Тубылгы Тауга кияүгә чыга.

АБДУЛЛИН ШӘЕХРАЗЫЙ МАРДАН УЛЫ

Абдуллин Шәехразый Мардан улы Туган елы: 20 февраль 1918 ел Вафат булды: 2003 ел