АХСАДИЕВ БАРЫЙ ҺАДИ УЛЫ - ФРОНТОВИК - ОФИЦЕР
Әхмәдиев Барый Һади улы, Кукмара районы Сәрдекбаш авылында 1911 елда туган, гвардия майоры, сугышның беренче көненнән армия сафында.1930 нчы елда 19 яшьлек комсомол егетне, 140 йорттан торган авылга авыл Советы рәисе итеп куялар. 26 яшендә аны Кукмара МТСына директор итеп билгелиләр.
1941 елның май аеннан Барый сугышка китә. 1941 ел кышында Мәскәүне саклаучылар сафында бик авыр сугышларда катнаша һәм “Батырлык өчен”, соңыннан “Мәскәү оборонасы өчен”, медальләренә лаек була.
1943 елда Днепрны уңышлы кичүен оештыруда күрсәткән батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Барый Әхмәдиевның сугышчан юлы Кенингсберг крепостен һәм шәһәрен штурмлап алу белән 1945 елның 9 апрелендә тәмамлана. Бу сугышта катнашкан өчен ул “Кенингсбергны штурмлау өчен” медале белән бүләкләнә.
1946 елда ул район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли башлый. 30 ел буена ул поселок Советы депутаты булып сайлана. Инкубатор директоры, район җир эшләре бүлеге мөдире дә булып эшли. 1954 елда ул Байлангар авылына колхоз рәисе итеп сайлана.