Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > АИТОВ КОТДУС НУРГАЛИ УЛЫ

АИТОВ КОТДУС НУРГАЛИ УЛЫ

Район: 
Алькеевский

Аитов Котдус Нургали  улы 1911 елда Яңа Алпар  авылында  туган. Сугыш башланган  чорда аның Ярославль өлкәсендә торф  чыгаруда  эшли торган   чагы була.

1941  елның  августында   шуннан  фронтка  мобилизацияләнә. Горький   өлкәсендә  полк  мәктәбен  тәмамлап, сержант чинында Мәскәү өлкәсенә   озатыла.

Сугышта  беренче  чыныгуны Мәскәү  өлкәсендә Клин  шәһәрен   азат итүдә ала.

-Шәһәр  аяусыз  сугышта  унике тапкыр кулдан  кулга күчте,- дип  искә ала  94  яшьлек ветеран.-Зур югалтулар хисабына   булса да, немецны  чигенергә  мәҗбүр иттек. Чиратта  Волоколамск шәһәре. Урман  эченнән һөҗүмгә  әзерләнеп барганда әлеге шәһәрне  инде партизаннар  азат иткәнлеген  ишеттек. Немецлар  чигенгәндә  шәһәр урамнарына дистәләрчә коммунистларны  асып киткән иделәр.

  Ржев  шәһәре  өчен барган  сугышларда Котдус каты яралана  һәм ул яралы хәлдә  тылга-Горькигайга  озатыла.

Шуннан  хәрби  хезмәткә  ярасыз дип табылып, демобилизацияләнә.

                                                         “Ватан өчен” китабы,         Базарлы Матак  2005.

Фронтовиклар
Опубликовано 17 January, 2017 - 09:29 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 20/09/2022 - 08:20):https://tatfrontu.ru/tt/person/aitov-kotdus-nurgali-uly-0