АЮПОВ ХАСАН ӘЮП УЛЫ
Әюпов Хәсән Әюп улы
Әюпов Хәсән Әюп улы 1917 елның 2 гыйнварында Менделеев районы Әтәс авылында туган. Әтиләре кыргыйларча үтерелгән, 7 бала белән ятим калган гаилә бик зур авырлыклар кичерә, шуңа да карамастан, Хәсән белемгә омтыла. Камай мәктәбен тәмамлагач, Алабуга педагогия техникумында белем ала. 1936 елда аны тәмамлап, Юраш һәм Шүрнәк авылларында физика-математика укыта.
1940 елда совет Армиясенә хәрби хезмәткә алына, ул 20 ел буе армиядә була. 1941 елның июнендә Румыния чигендә Хәсән сугышка керә. Ул 3 нче укчылар батальонында комиссар булып хезмәт итә. 1941 елның 22 июнендә снаряд ярчыгы аягына тиеп, каты яралана. Кисловодскида, Красноярскида госпитальләрдә дәвалана. Новосибирск өлкәсендә 1960 елга кадәр җирле хәрби идарәдә хәрби хезмәттә була. I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак орденнары һәм дистәләрчә медальләр белән бүләкләнә.