БАҺАВЕТДИНОВ КАСЫЙМ БАҺАВЕТДИН УЛЫ
1903нче елда Бәзәкә авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда колхозда шофер булып эшли.
... Сталинград фронты. Ул чакта аңа 40 яшь була. Машина йөртә, мәкерле дошман ыжгырып ташланган шәһәргә сугыш кирәк-яраклары ташый. Бик күп йөк төягән аның автомашинасы, миналар һәм снарядлар шартлавы астында,чокырларны читләтеп үтә-үтә һәрвакыт частька кайта.Дошманның алтынчы армиясе чолганып алу аның сугышчан юлында иң истәлекле көннәрнең берсе була. Менә Җиңү бәйрәме. Мәскәүдә геройларны тәбриклиләр. Йөк машинасы рулендә Касыйм Баһаветдин улы Германиягә барып җитә. Прагада, Будапештта һәм башка шәһәрләрдә була. Курку белмәс батыр сугышчы шоферның күкрәген ике Кызыл Йолдыз ордены һәм хәрби медальләр бизи. Касыйм Баһаветдин улына тапшырылган котлау грамотасына маршал И.Конев үзе кул куя. Сугыштан соң Касыйм абый туган авылына кайта. Башта аны авыл советы председателе,ә аннары “Кама” колхозы председателе итеп сайлыйлар.
Председательне Баян Вәлиевич Әхмеров алыштыра,Касыйм абый пенсиягә чыга. 1971 нче елда вафат була.
По материалам сайта Бизяки РФ.