БАСЫЙРОВ ГАЗИЗҖАН САЕТГАЛ УЛЫ
Район:
Актанышский
1926 нче елның 3 маенда Аеш авылында туган, шунда яши.
17 яшендә 1942 елның ноябрь аенда сугышка китә.
4нче Украина, Белоруссия, Чехословакия, Румыния, Польша фронтында сугыша. 282 артиллерия девизиясендә пулеметчы булып хезмәт итә. Хәрби дәрәҗәсе - сержант. Орша янындагы сугышларда "Благодарность" ала. Аннан соң самолетлар төзәтүче, механик, моторист була.
Җиңү көнен Польшада каршылый. 1949 елда туган авылына кайта, кабат китеп 1951 елда гына кайта.
II дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены, медальләре бар. Сержант булып хезмәт иткән.
Авылга кайткач комбайнчы, тракторчы булып хезмәт куя. Яңадан 1986 елны лаеклы ялга чыкканчы остаханәдә эшли. "Хезмәт ветераны" исеме бирелгән.