Сугышта катнашучылар

FƏRƏCOV FƏYYAZ QASIM OĞLU

Fərəcov Fəyyaz Qasım oğlu 1921-ci ildə Azərbaycan SSR, Lənkəran qəzasının indiki (Masallı rayonunun), Qasımlı kəndində anadan olmuşdur. Dini bilikləri səbəbindən doğulduğu kəndin seçilmiş şəxslərindən sayılırdı.

АБДРАХМАНОВА (КАДЫРОВА) ХУСАИНОВА ХУРШИТБАНУ

Хусаинова Хуршитбану (Абдрахманова) Кадырова. Родилась в 1925 году 6 февраля в Верхних Наратбашах. В 1933 году поступает в 4х летнюю школу, а семилетку заканчивает в Нижних Наратбашах. В 1940г. Заканчивает школу. В 1941г. начинается война. Осенью отправляют Хуршитбану копать окопы. Затем весной возвращается. Летом с военкомата приходит повестка, и начинаются учения. В1942г. Зимой в Нурлатском р-не работают на лесозаготовках. Летом отправляют на 3х месячные курсы шоферов. Закончив курсы дают документы- права.

АБДУЛЛИНА НУРФИКА АБДУЛЛА КЫЗЫ

1924 елның 2 декаберендә Азнакай районы Мәндәй авылында туа. Медицина училищасын тәмамлап Актаныш авылы Куҗәкә авылына эшкә билгеләнә. Авыл медпунктында фельдшер-акушерка хезмәтен башкарган яшь кыз 1943 елның 5 сентябернедә хәрби хезмәткә чакырыла. Сугыш чорында Нурфикә Абдулла кызы Казанда 5868 санлы эвакуация госпиталендә шәфкать туташы булып эшли.

АБЗАЕВ ФООТБАК МИННЕГАЛИ УЛЫ!

Абзаев Фоотбак Миннегали улы 1922 елның 1 апрелендә туып 18 яше тулу белән сугышка китә. Белорус фронтында 1944 елда каты яраланып, 80%тәне яна һәм аны үлгәннәр янына чыгаралар. Купмедер вакыттан соң командирлары исәнлеген күреп алып госпитальгә озаталар. 1944 елның көзендә туган ягына кайтып Куян авылында тагын 56 ел яшэп 5.12.2000 елда бакыйлыкка күчә.

АБУТАЛИПОВ РАШИТ ХАҖИ УЛЫ

Әбүталипов Рәшит Хаҗи улы Әбүталипов Рәшит Хаҗи улы 1916 елның 26 декабрендә Башкортстанның Авыргазы районы Әпсәләм авылында укытучы гаиләсендә туа. Авылда дүрт сыйныф укыганнан соң, ул Стәрлетамакта фабрика-завод мәктәбендә укый, аннан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Нәсел эше буенча зоотехник булып эшли, комсомол оешмасын җитәкли. 1937 елның ноябрендә Рәшит Хаҗи улы Кызыл армия сафларына алына, тугыз айлык курсларда укып, лейтенант званиесе ала, 1938 елда Хәсән күле янында японнар белән сугыш башлангач, хәрби бәрелешләрдә катнаша.

АВЗАЛОВ ХӘНИФ ФАЗЛЕТДИН УЛЫ

Хәзерге Мөслим районы Үрәзмәт авылында 1925 елның 20 июнендә туа, хәзерге көндә Иске Байсарда яши. 1943 елның 11 февралендә 18 яше тулар-тулмас та яуга чакыралар. Белоруссиянең Витебск өлкәсен, Польша һәм Көнчыгыш Пруссия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Тупчы була. 1948 елны хәрби хезмәттән азат ителә, Җиңү бәйрәмен Берлинда каршылый. "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Берлинны алган өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәрби дәрәҗәсе - рядовой.

АКСАКОВ ПЁТР ТИМОФЕЕВИЧ

Аксаков Пётр Тимофеевич Сталинград өчен сугышларда, бөтен Совет халкы белән бер сафта немец фашистларына каршы батырларча сугышкан. Ул сугыш кырында Коммунистлар партиясе сафларына кергән. Ләкин партиясе исемен югары тотып, изге Ватаныбызның Идел буе җирләрен дошманнардан саклаган. Сугышта курсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Ләкин дошман пулясы аны авыр яралаган. 1942 елдан бирле аның үпкәсендә дошман пулясы йоргән. Авыр яра Пётр абыйның сәламәтлеген нык какшаткан. 1962 елның егерме җиденче декабрь аенда Пётр Аксаков вафат була.

АКТАНЫШ «ТУГАН ЯК» МУЗЕЕ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ҺӘМ ТЫЛДА ХЕЗМӘТ КУЙГАН ХАТЫН-КЫЗ ЯКТАШЛАРЫБЫЗ ХАКЫНДА СӘХИФӘНЕ ДӘВАМ ИТӘ

Нуртдинова Зәкия Нуретдин кызы 1923 елның 30 июнендә Тәкмәктә туа. 1942 елны үз теләге белән 19 яшендә кулына корал алучылар сафына баса. Приморьеда хәрби ашханәдә хезмәт итә. Сахалин өлкәсендәге Маокада (хәзерге Холмск шәһәре) була (1944 ел). II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Тегермән тарта, терлекләр карый. Мактау кәгазьләренә, кыйммәтле бүләкләргә лаек була.