БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ҺӘМ ТЫЛДА ХЕЗМӘТ КУЙГАН ХАТЫН-КЫЗ ЯКТАШЫБЫЗ - ИСЛАМОВА САИМӘ ХАРИС КЫЗЫ
Район:
Актанышский
Исламова Саимә Харис кызы 1923 елның 11 июнендә хәзерге Мөсли районы Әмәкәй авылында туа. II группа инвалид.
1942 елның июлендә 8 кыз белән бергә сугышка алалар.
I Белоруссия фронты сафында санитарка булып хезмәт итә. Минскины, Риганы азат итүдә, фашистларны үз илендә тар-мар итүдә катнаша.
Җиңү хәбәрен Берлиннан 80 чакрым ераклыктагы торак пунктында ишетә.
1945 елның августында туган ягына әйләнеп кайта.
“Сугышчан хезмәтләре өчен, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, соңыннан юбилей медальләре,II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. “Санитар хезмәте отличнигы” билгесенә, Баш Верховный Командующий И.В. Сталинның ике Рәхмәтенә лаек була.
Хәрби дәрәҗәсе- рядовой.