Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ҺӘМ ТЫЛДА ХЕЗМӘТ КУЙГАН ХАТЫН-КЫЗ ЯКТАШЫБЫЗ - НУРЛЫГАЯНОВА ЗӨЛФИРӘ НУРЛЫГАЯН КЫЗЫ

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ҺӘМ ТЫЛДА ХЕЗМӘТ КУЙГАН ХАТЫН-КЫЗ ЯКТАШЫБЫЗ - НУРЛЫГАЯНОВА ЗӨЛФИРӘ НУРЛЫГАЯН КЫЗЫ

Район: 
Актанышский

Нурлыгаянова Зөлфирә Нурлыгаян кызы 1921 елның 25 гыйнварында Калинин районы Сикия авылында туа. 1943 елда үзе теләп сугышка китә. Һава Һөҗүменнән саклану гаскәрләренең 1872 нче зенит полкына җибәрелә. Житомир, Львов, Коростень һәм башка шәһәрләрне азат итү сугышларында катнаша. Украинадан Польшага кадәр сугышчан юл үтә. Сугыш хәбәрен Польша җирендә ишетә. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Ефрейтор чины бирелә. Пучы балалар бакчасында эшли. Гомерен яшь буынга тәрбия бирүгә багышлый. Күпсанлы Мактау кәгазьләренә лаек була.

Сугышта катнашучылар
Опубликовано 13 April, 2022 - 15:48 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 13/04/2022 - 15:48):https://tatfrontu.ru/tt/person/boek-vatan-sugyshynda-katnashkan-hm-tylda-hezmt-kuygan-hatyn-kyz-yaktashybyz-nurlygayanova