БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ҺӘМ ТЫЛДА ХЕЗМӘТ КУЙГАН ХАТЫН-КЫЗ ЯКТАШЫБЫЗ - САЛИХОВА ФӘЙРҮЗӘ ХӨСНИМӘРДӘН КЫЗЫ
Район:
Актанышский
Салихова Фәйрүзә Хөснимәрдән кызы 1925 елның 8 гыйнварында Усы авылында дөньяга килә. 1943 елның 8 июнендә сугышка китә. III Украина, I Белоруссия фронтында зенитчы-артиллеристлар частенда Польша һәм Украина шәһәрләрен азат итү сугышларында катнаша.
1945 елның көзендә демобилизацияләнеп, Киров исемендәге, “Айман” совхозларында төрле хезмәтләр башкара.
“Германияне җиңгән өчен”, күп төрле юбилей , “Хезмәт ветераны” медальләренә лаек була.