БОРҺАНОВ ӘХМӘТЗЫЯ БОРҺАН УЛЫ
Иске Бикчәнтәй авылында 1925 елның 25 июлендә дөньяга килә.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 15 яшь була. Үсмер малай авылда зурлар белән иңгә-иң куеп, иң авыр эшләргә тартыла. Ә 18 яше тулган айда хәрби хезмәткә чакырыла. Сугышчан-хәрби юлы Ижау, Киров, Смоленск, Белоруссиянең Борисов шәһәрләре аша уза.
Фашистик Германияне җиңгәннән соң да тагын 2 ел хәрби хезмәттә була ул. Сугышта катнашкан өчен медальләре бар.
Әхмәтзыя Борһанов 1947-1948 елларда колхозда төрле эшләрдә катнаша. 1948-1952 елларда "Игенче" хуҗалыгында хиспчы, 1952-1953 елларда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә инструктор була. 1953-1958 елларда Байсар МТСында хезмәт куя. Аннан соң "Сәфәр" (1958-1959 еллар) һәм "Игенче" (1959-1985) хуҗалыкларында хисапчы эшен башкара.
Тормыш иптәше Наҗия Шәрифулла кызы белән гаилә корып, бер кыз, бер малай үстерәләр.