Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > БӘРИЕВА ГӘЛИЯ ФӘЙЗИ КЫЗЫ

БӘРИЕВА ГӘЛИЯ ФӘЙЗИ КЫЗЫ

Район: 
Атнинский
Сабинский

1927 елның 17 ноябрендә ТАССР – ның Әтнә районың Әтнә авылында туды. Гаиләдә ике бала иде (абыйсы). 7 еллык мәктәпне бетергәч, артельга эшләргә кергән. Анда алар оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр һәм армиягә форма теккәннәр. 1949 елга кадәр Әтнәдә яшәгән. Кияүгә чыккач, 1952 елда ире белән Сабага күчәләр, чөнки ирен Саба райкомына эшлэргэ җибәрәләр. Шул елда аларның беренче баласы туа – Лидия кызы. 1956 елга кадәр эшләмәгән. 1960 елларда Пионерлар йортында эшли .Аннары мәктәптә “Домоводство” дәресләрен бирә. 1963 елда икенче баласы туа – Илдар улы.

65 яшенә кадәр КБО – да (комбинат бытового обслуживания) кисуче булып эшли. 1993 елда пенсиягә чыга.

Хәзергә вакытта аның 3 оныгы һәм 5 оныкчыклары бар. Әлегә Казанда Лидия кызы белән яши.

Труженики тыла
Опубликовано 14 January, 2017 - 12:00 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 14/01/2017 - 18:19):https://tatfrontu.ru/tt/person/brieva-gliya-fyzi-kyzy