Труженики тыла

.ГАНИЕВ СӨЛӘЙМАН ГАПТЕЛГАНИ УЛЫ. (1931-1996).

Урта Нырты авылында туган һәм җирләнгән. Сугыш елларында “Амур” колхозында эшли. “1941-1945 нче елдагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен”медале белән бүләкләнә (№ 1379429 от 22.03.1995)

14 ФЕВРАЛЬ КӨННЕ, КАЛМАШ АВЫЛЫНДА ГОМЕР КИЧЕРҮЧЕ РАЙОНДАШЫБЫЗ ТӘГЪЗИМӘ ЗЫЯЗЕТДИН КЫЗЫ НУРТДИНОВА ҮЗЕНЕҢ ОЛУГ ЮБИЛЕЕН – 95 ЯШЕН КАРШЫ АЛДЫ.

Тәгъзимә Нуртдинова тумышы белән Шәбезбаш авылыннан. Үсмер чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән күпләр кебек, Тәгъзимә Зыязетдин кызына да авырлыкларны үз җилкәсендә күтәрергә туры килә. Гаиләдә биш бала үсә алар. Туган көн иясенә сигез яшь тулганда, аларга әти-әнисез – ятим кала.

15 ФЕВРАЛЬ КӨННЕ ТЕРПЕЛЕ АВЫЛЫНДА ГОМЕР КИЧЕРҮЧЕ СОЛТАНОВА ЗИНАИДА СОЛТАНГӘРӘЙ КЫЗЫНА 90 ЯШЬ ТУЛДЫ!

15 февраль көнне Терпеле авылында гомер кичерүче Солтанова Зинаида Солтангәрәй кызы 90 яшьлек юбилеен каршылады. Зинаида апа улы, килене тәрбиясендә яши. Аны юбилее белән котларга район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова килде. Ул хөрмәтле юбилярга саулык-сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләде. Зинаида апага РФ Президенты В. В. Путинның котлау открыткасы һәм Актаныш район башлыгы Э.Н.Фәттаховның истәлекле бүләге тапшырылды.

АБДРАХМАНОВА ФАЙЗӘ ӘБРАР КЫЗЫ

Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Норлат авылында туа. 7еллык мәктәпне бетергәч, туган авылында эшли башлый. 1943 елдан Норлат район “Ленин юлы” газетасы нәшриятында хәреф җыючы булып, 1944 елдан Үзбәкстан СССР Бохара өлкәсе Тандым район военкоматында хезмәткәр булып эшли. Февраль 1946 елдан ТАССР, Норлат район заготконторасында өлкән бухгалтер булып эшли башлый. Шунда Бөек Ватан сугышы ветераны, Урта Балтай авылы егете Габдрахманов Камил Кәбир улы белән танышып, 1948 елда гаилә корып җибәрәләр һәм Апас районы Урта Балтай авылына кайтып төпләнәләр, 4 бала тәрбияләп үстерәләр.

АБДРАХМАНОВА ХАТИРА ХАБИБУЛЛОВНА

АБДРАХМАНОВА ХАТИРА ХАБИБУЛЛОВНА родилась 15 июля 1931г. в д.Кирби ТатАССР. Моя бабушка Труженик тыла.Когда началась война ей было всего 10 лет.Бабушка не любила рассказывать про годы войны, всегда плакала. За свой труд бабушка имеет несколько наград: медаль «За доблестный труд в Великой Отечественной Войне», медаль «Ветеран труда», несколько юбилейных наград. Я горжусь своей бабушкой. Без таких людей, как моя бабушка, не было бы победы! Умерла 2003г, похоронена в д.Кирби

АБДУЛЛИНА ТӘГЪЗИМӘ АБДУЛЛИНОВНА

1927 нче елныӊ 11 июнендә Саба районы Чәүкә авылында дөньяга килә. Гаиләдә 5 нче бала булып туа, 4 малайга 1 кыз. Сугыш башланганда, Тәгъзимә апага 14 яшь була.Сугыш башлануга, әтисен окоп казырга алалар, аннан исән-сау әйләнеп кайта, ләкин бик каты авырып үлеп китә. Сугышта бертуган өч абыйсы һәлак була: Нигъмәтҗан, Гатаулла, Нигъмәтулла. Бары берсе - Нурулла исемлесе генә исән кайта.

АБДУЛЛИНА ХӘЛИМӘ

Сугышның беренче көннәре Хәлимә апаның 12 яшьлек чагына туры килә. Шул вакытта ул җилкәсенә почтальон сумкасы асып, күрше Янурыс авылыннан хат ташый. Сугыш вакытында Азалак иң зур авылларның берсе була. Биредә һәр йортта диярлек ир-атлар фронтка алына. Бер нигездән дүртәр-бишәр кешенең илне дошманнан азат итәргә киткән очракларда аз булмый.

АБДУЛЛИНА ШАКИРЭ НУРТДИН

Абдуллина Шакирэ Нуртдин кызы 1926 елның 18 мартында Дәүләки авылында дөньяга килә. 4 классны Дәүләки авылында укый, ә аннан соң 7 классны Ябалак мәктәбендә укып чыга. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда төрле эшләрдә эшли, молотилкада икмәк суктыра, чегендер утый. Мәдәният йортында китапханәдә җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга чыга. 1949 елнын гыйнвар аенда Дәүләки егете Сәетгәрәйгә кияүгә чыгып 6 бала тәрбияләп үстерәләр.