Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > БӘШӘРОВ ӘХӘТ БӘШӘР УЛЫ

БӘШӘРОВ ӘХӘТ БӘШӘР УЛЫ

Район: 
Сабинский

Башаров Әхәт Бәшәр улы 1910 нчы елның 10 нчы октябрендә Саба районы Олы Кибәче авылында туган.Туган авылында дин сабаклары алган. Алга таба белем алу мөмкинлеге булмый.Колхозда атлар караган. 1942 нче елда сугышка алганнар. Берлинга барып җитәргә 60 км калгач сугыш беткән һәм ул туган якларына  исән-сау 1945 нче елның июнендә әйләнеп кайткан. Сугыштан кайткач "Интернационал" колхозында  пенсиягә чыкканчы дуңгыз фермасында ат белән эшләгән.“1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәтләре өчен"медале белән бүләкләнгән.1996 нчы елның 4 апрелендә  бакыйлыкка күчкән.Олы Кибәче авылында җирләнгән.

Труженики тыла
Опубликовано 24 December, 2018 - 14:30 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 24/12/2018 - 14:30):https://tatfrontu.ru/tt/person/bshrov-ht-bshr-uly