ЧҮРИБУРАШ АВЫЛЫННАН ГАДЕЛҖАН АБЫЙ ГАБИДУЛЛИН ЯУ КЫРЫН КИЧЕП, 1947 ЕЛДА ТУГАН АВЫЛЫНА ӘЙЛӘНЕП КАЙТА
Район:
Апастовский
Озак еллар колхозда эшләп лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Диләфрүз апа белән 64 ел парлы гомер кичерәләр.
– 1944 елда, 18 яшем тулу белән сугышка киттем. Сугышчан юлым озын. Туфрак астында күмелеп үлемнән калдым. Тән һәм йөрәк яраларым бик тирән, – ди ветеран.
Гаделҗан абый озак еллар колхозда хезмәт итә. Бүген ул балаларының хөрмәтен тоеп гомер итә.