ДМИТРИЕВ ФЕДОР ИВАНОВИЧ
Район:
Кукморский
Безнең әтиебез, бабабыз Дмитриев Федор Иванович 1925 елның 3 мартында Үрәсбаш авылында туа. 1942 елның 5 декабрендә Тәкәнеш район хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. Танкист була. 2нче Балтыйк буе фронтында Эстонияне азат итүдә катнаша. 1944 елның 5 сентябрендә авыр яралана, 1945 елның февраленә кадәр госпитальдә ята.
Сугыштан соң туган ягында мех фабрикасында эшли столяр, балта остасы була.
Валентина МАМАЕВА, Лилия ГАРИФУЛЛИНА