Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ДЗЮБЕНКО ВАЛЕНТИНА КУЗЬМИНИЧНА

ДЗЮБЕНКО ВАЛЕНТИНА КУЗЬМИНИЧНА

Район: 
Менделеевский

МӘСКӘҮ КҮГЕН САКЛАУЧЫ

 Мавлеева Рәхилә Миргазиян кызы, Менделеевск шәһәре 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

1нче мәктәптә укучылар һәм укытучылар коллективы Валентина Дзюбенкога  аерым бертөрле хөрмәт белән карыйлар, чөнки ул коллективта бердәнбер фронтовик хатын-кыз була. Аның дәресләрендә һәрвакыт югары дәрәҗәдәге тәртип  саклана. Педагог үзенең таләпчәнлеге аркасында ирешми бу тәртипкә. Аның дәресләрендә беркем дә тәртип бозарга базмый. Мөхтәрәм педагогның “Мәскәү күген саклаучы” портреты мәктәпнең Дан һәм хезмәт музеенда түр стенада эленеп тора. Музейга кергән саен укучылар шушы портретка тирән хөрмәт хисләре белән карыйлар, үзләренең укытучылары белән горурланулары әллә каян күзгә чагыла.

Валентина Кузьма кызы тумышы белән Алексеевск районыннан. Аңа өч яшь булганда, гражданнар сугышында әтисе һәлак була. Тол калган әнисенә балаларын якка бастыру бик җиңелләрдән булмый. Валентина иртә яшьтән үк ачлыкны һәм юклыкны үз җилкәсендә татып үсә. Бик күп кенә авырлыкларга дучар була, көчле ихтыяр хисе аның үз-үзенә ышанычын арттыра, әнисенә карата ягымлы мөнәсәбәт, иксез-чиксез ярату хисләре күңелендә урын яулый.

   Мәктәптә ул бик теләп һәм зур кызыксыну белән белем ала, әнисенең йөзенә кызыллык китерми. Шуңа күрә аның педагогик техникумга укырга керү карары да беркем өчен дә көтелмәгән хәл булмый. Кызда укытучылык сыйфатлары әллә кайдан күренеп тора, балалар күңеленә ачкыч ярата алуы һичшиксез билгеле була, шуңа күрә аның бу адымын хуплап каршы алалар. Чын укытучы һәрвакыт балаларга ярдәм кулы суза, аларны кыерсытырга юл куймый, бар белгәнен җиткерә белү осталыгына ия. Валентина башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен сайлый, чөнки аның һәр сабый баланы  каләм тотып язарга, иҗекләп укырга өйрәтәсе килә.

Укытучы булу җиңел түгел икәнлеген аңлый ул, ләкин балаларны ярату хисләре аны шушы һөнәрне сайларга кирәклеген белдерә.  Моның өчен күп белергә, балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәклеген дә йөрәге белән аңлый һәм моңа әзер икәнлеген сизә. Аның мөгаллимлек эшчәнлеге 1937 нче елдан башлана. Өлкән буын вәкилләре өчен бу ел илебез тарихының ачы  битләре булып языла, чөнки бу еллар – сәяси репрессия еллары вакыты. Гомуми илебезгә килгән кайгы Дзюбенко гаиләсен дә читләп үтми. “Халык дошманы”  дип Валентинаның апасының ирен кулга алалар. 

Билгесезлектә  аны көтү һәм һәрнәрсәдән бертуктаусыз курку хисләре вакыты башлана. Йөрәк һәр тавыштан шомланып китә, коридордан килгән аяк тавышлары куркуга сала...

 Сугыш башланганда, Валентина мәктәптә инде эшли башлаган була.  Укучыларның әтиләрен, абыйларын сугышка озату – кыз күңеленә тирән эз сала. Кайчандыр шук, шаян, тәртипсез булган балалар тиз арада өлкәнәеп китәләр, белем алу өчен теше-тырнагы белән тырыша башлыйлар. Авыр сугыш еллары да максатларына ирешү юлында киртә була алмый. Алар белемнең киләчәктә үзләренә бик кирәк булачагын бөтен тулылыгы белән аңлыйлар. Бу яктан алар хәзерге заман яшьләренә яхшы үрнәк булып тора. Алар оста педагогка тартылалар, чөнки ул киң күңелле тәрбияче дә, җор телле һәм тормышка гашыйк булуы белән балаларны үзенә җәлеп итә. Укытучы апалары балаларга төпле белем бирә, гадел булырга, бер-берсен яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә. Һәр чара, һәр дәрес, һәр күренеш әхлак сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән. Тыңламаучы малайлар күпме генә карышсалар да, укытучы алар белән уртак тел табуга ирешә.

Укучылар аны дус күрә, хөрмәт белән карый башлыйлар. Эш, кайгы белән ураталган балаларны үз канаты астына җыя, тәрбия эшен дөрес итеп оештыра. Чыннан да, без укытучының ни дәрәҗәдә олы җанлы булуына инанабыз, чөнки нинди авыр сугыш чорында яшәп тә, эшләп тә үзе турында уйламый, башкаларны кайгырта, һәр укучының күңеленә рәхимлелек орлыклары сибә. Бу юллар безнең күз алдыбызга укытучының психологик портретын бастыра да куя. Укытучы ул – баласына белемне тиеш дәрәҗәдә бирә алмаганы өчен, төннәрен йокламаучы, аның тәртипсезлеге өчен көенүче, шуны кеше итүдә үз өлешен күреп сөенүче. Укытучы ул – баланың гына түгел, киләчәк өчен шәхесләрне дә тәрбияләүче. Валентина ханым бу барлык сыйфатларны үзенә туплаган мөхтәрәм мөгаллим була шул. Ул укучыларны  белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.

1942 нче елның апрелендә укытучылык эшен ташлап Ватанны сакларга китә кыю кыз. Аңа Мәскәүне һава оборонасыннан саклауда катнашырга туры килә. Ефрейтор дәрәҗәсендә артиллерия - зенит полкында  хезмәт итә ул. Төп бурыч – һавадагы очышларны күзәтү һәм дошман самолетларын юкка чыгару. Бу полкта бик күп кызлар һәм хатын-кызлар хезмәт итә. Сугыш еллары аларны берләштерә, бердәм итә. Һәр эштә алда, нәрсәгә генә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкаралар. Сугышчан техниканы үзләштереп, алар ир-атларны алыштыралар һәм шуның белән 10 мең кешене фронтка озатырга мөмкинлек туа. Атаклы авиаконструктор А. Яковлев болай дип язган: “ Әгәр дә кайчан да булса башкалабызны һава һөҗүменнән саклаучы геройларга һәйкәл куярга дигән карар чыгарылса, мин иң биек постаментка бронзадан эшләнгән пилоткалы яшь зенитчы фигурасын куяр идем...”   Башкалабыз Мәскәүне һава һөҗүменнән саклап Валентина Кузьма кызы Җиңүне каршы алганга кадәр үз урынында калып антына тугры кала. 169 Сугыштан соң ул мәктәпкә, үзенең яраткан эшенә әйләнеп  кайта. Тормыш бөтенләй башкача мәгънә ала, чөнки ул кияүгә чыга, кызы туа. Кызын беренче тапкыр кулына алу сөенеченнән ул нишләргә белми, мондый бәхетле мизгелләрдән башы әйләнә, күзләреннән  күз яшьләре елга булып ага. Ул эшендә генә түгел, гаиләсендә дә үрнәк хатын, иң яхшы әни була. Озак еллар 1 нче мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли  Валентина Кузьма кызы. Йөзләгән укучылар өчен Валентина Кузьма - иң беренче, иң яраткан мөгаллим.  Олыларга, кечкенәләргә һәрвакыт ярдәм кулы суза. Дәресне гади, җиңел, аңлаешлы итеп балаларга аңлата. Укытучы барлык һөнәрләргә юл ачучы. Күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы укытучы була ул. Чын укытучы – бәхетле кеше, чөнки аның кулында бөтен кешелек бәхете. Ә Валентина ханыма үз гомерендә күп кенә балалар бәхетле мизгелләрне бүләк итә. Аларның ирешкән уңышларына сөенеп һәр иртәдә яраткан эшенә ашыга, нәни сабыйларның елмаюлары, йөзләрендә елмаюны күрү аны әледән – әле яңа уңышларга этәрә. 1974 нче елда ул лаеклы ялга китә, ләкин пенсия яшендә булуына карамастан актив тормыш рәвеше алып бара – ветераннар хорында җырлый, фронтовиклар белән очрашуларда катнашырга да вакыт таба. Яшьләргә остаз буларак, еш кына үзенең яраткан мәктәбенә килеп файдалы киңәшләрен бирергә дә өлгерә. Район башлыклары  Валентина Кузьма кызын һәр юбилей саен җылы котлау сүзләренә күмәләр, истәлекле бүләкләр тапшыралар.  Наташа исемле оныгы, оныкчыклар яраткан әбиләрен игътибарга һәм назга күмәләр.  Ветеранның тормыш һәм хезмәт юлы югалтулар, эзәрлекләүләргә дучар була. Ләкин нинди генә авырлыкларга дучар булса да, аңа тормыш юллары буйлап  лаеклы юл үтәргә насыйп булган. Бу юлны ул намус белән, гадел юлдан  үтә. Валентина Кузьма Дзюбенко - Укытучы!!! Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә. Үзенең көчен кызганмыйча, үз баласыдай саклап, яклап йөрүче ул – Укытучы! Авыр чакларда беренче булып ярдәм итүче дә, каршылыкларны да җиңүче дә син – Укытучы!

Фронтовиклар
Опубликовано 30 June, 2026 - 19:27 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 30/06/2026 - 19:27):https://tatfrontu.ru/tt/person/dzyubenko-valentina-kuzminichna