Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ФӘСАХОВ ГАБДЕЛБАРИ ФӘСАХ УЛЫ

ФӘСАХОВ ГАБДЕЛБАРИ ФӘСАХ УЛЫ

Район: 
Алькеевский

1926 елның 2 маенда Яңа Баллыкүл  авылында туган. 1943 елның ноябрендә  район үзәгеннән 93 кеше, шул исәптән Габделбари да Норлат  тимер  юлы  станциясе  аша хәрби хезмәткә  озатыла.

Алар Арзамас шәһәре янында хәрби әзерлек  узалар. Габделбари Фәсахов 1944 елның июлендә Беренче Украина фронтының Беренче танк армиясе  составында  сугышка  керә. Ул Бөек Җиңү  көнен Берлин шәһәре  янында  каршылый. Әле  сугыштан соң  да  Лейпциг шәһәрендә  хәрби  хезмәтен дәвам итә. 1948 елда, авыру сәбәпле, аны авылына вакытлыча  ялга  җибәрәләр  һәм кабат  чакыртмыйлар.

Туган  авылында  ул урта  буын  җитәкче  кадр  вазифаларын  башкара, савымчылар  бригадасына җитәкчелек итә. Аның бригадасы ел саен районда алдынгы  урыннарга  ирешә.

1970-1973 елларда Лаеш  авыл хуҗалыгы  техникумына  укырга  керә һәм  аны кызыл дипломга  тәмамлый.

“Батырлык  өчен” медале һәм башка  бүләкләре  бар.

        “Ватан өчен!”  китабыннан 2005 г. 

Сугышта катнашучылар
Опубликовано 11 May, 2017 - 10:29 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 11/05/2017 - 23:47):https://tatfrontu.ru/tt/person/fsahov-gabdelbari-fsah-uly-0