Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ФӘТТАХОВ ЗИННУР БОРҺАН УЛЫ

ФӘТТАХОВ ЗИННУР БОРҺАН УЛЫ

Район: 
Сабинский

1931 елның 10 апрелендә Йосыф-Алан авылында туганмын. Белемем - 7 класс. Хезмәт юлым ат торагында ат караучы булып эшләүдән башланды. Соңрак тырма, сука белән җир эшкәрттем. 1951-1954 елларда Совет Армиясе сафларына алындым. Ерак Камчаткада чик сакчысы булып хезмәт иттем. 1954-55 елларда Казанда ТЭС-2дә грузчик, 1955-56 елларда УМСХ курсанты. 1956 елдан башта МТС, аннан соң колхозда комбайнчы булып эшләдем. Колхозда булган барлык төр эшләрдә дә катнашырга туры килде. 1991 елда лаеклы ялга чыктым. Ләкин ялда булсам да, 2 елга якын Мусин Габделбәр белән ат чаналары, трактор арбалары ремонтладык. 1956 елның маенда Фәттахова Сания белән гаилә кордык. Өч бала: 2 ул, 1 кыз тәрбияләп үстердек. Балаларыбыз барсы да белем алып, үз юлларын таптылар. Хәзерге вакытта улыбыз Илдар, киленебез Рәшидә тәрбиясендә, бик бәхетле пар канат булып, Йосыф - Алан авылында яшибез. Тыл ветераны, 1995 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медале, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей медальләре белән бүләкләндем.

Труженики тыла
Опубликовано 17 August, 2017 - 18:59 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 17/08/2017 - 18:59):https://tatfrontu.ru/tt/person/fttahov-zinnur-borhan-uly