Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГАБДРАХМАНОВА МӘРЗИЯ ШӘФИКЪ КЫЗЫ

ГАБДРАХМАНОВА МӘРЗИЯ ШӘФИКЪ КЫЗЫ

Район: 
Апастовский

Габдрахманова Мәрзия Шәфикъ  кызы 1923 нче елның 23 нче маенда Апас районы Тубән Барыш авылында 3 балалы гаиләдә туа. Зур Күккүз авылы мәктәбенен 7 нче сыйныфын тәмамлаганнан соң, Зур Күккүз авыл җирлеге буенча барысы 18 кыз, Чүрибураш  МТСында тракторчылыкка укыйлар. Укуын тәмамлаганнан соң, Шонгатыда 9 ел тракторда эшли. Бөек Ватан сугышы елларында бар авырлык авылда калган карт-коры, бала-чага, хатын-кызлар җилкәсендә була. Мәрзия әбигә окоп казу, урман кисү эшләрендә дә катнашырга туры килгән.  Әтисе белән бергә Тәтеш, Төрләмә урманнарында агач кисүләрен Мәрзия апа бүгенгедәй хәтерли. 2 кешегэ бер машина агач кисү көнлек  норма саналган. Кисэ алмаган очракта квартирага кайтырга ярамаган.1948 нче елда авылдаш егете Габдрахманов Габделхәйгә кияүгә чыгып, 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Лаеклы ялга чыкканчы туган колхозында хезмэт иткэн.  Бүгенге көндэ Мәрзия апа  Апаста, балалары тәрбиясендә яши.

Труженики тыла
Опубликовано 9 June, 2021 - 10:40 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 09/06/2021 - 10:40):https://tatfrontu.ru/tt/person/gabdrahmanova-mrziya-shfik-kyzy