ГАЛИЕВ ГАБДЕЛХӘЙ СИБГАТУЛЛА УЛЫ
Галиев Габделхәй Сибгатулла улы
Галиев Габделхәй Сибгатулла улы Иске Юраш авылында 1921 елның 10 декабрендә Сибгатулла агай һәм Галимә апа гаиләсендә, алтынчы бала булып дөньяга килә. Кечкенә бала олыларга охшатып тәкбир әйтә-әйтә, җомга көннәрдә, тып-тып атлап, мәчеткә юнәлә, олыларның каталарын саклый, аннан кияргә ярдәм итә, алар биргән йөзем җимешен учлап әнисенә алып кайта.
Иске Юраш авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Габделхәй өч ел педагогия училищесында укый, яхшы укый, гомергә үзен балалар тәрбияләү эшенә багышларга теләп, тагын укытучылар әзерли торган ике еллык институтка документларын тапшыра, сынауларын биреп кабул ителә.
1939 ел, инде фин сугышы дөрли, ил өстендә сугышның кара шәүләсе йөри. Ульяновск шәһәрендә бер ай эчендә стройда тигез йөрергә өйрәтелгәннән соң, ул Оренбург өлкәсе Чкалов шәһәрендәге укучы-пулеметчылар әзерли торган хәрби училищега җибәрелә. 19 яшендә 1941 елның 21 июне көнне Киевка килеп җитә.
1942 елның октябреннән лейтенант Галиев Кара диңгез буе гаскәрләренең 408 нче укчы Әрмән дивизиясендә укчылар батальоны командиры сыйфатында Туапсе шәһәреннән 30-35 километр ераклыктагы тауларда, Пишт елгасы буенда каты сугышларда катнаша. Дошман һаман һөҗүм итә, безнекеләр һаман чигенә.
Ә 1943 елның гыйнварында ул Кара диңгез буе гаскәрләренең 18 нче аерым армия штраф ротасының 94 нче взводы командиры сыйфатында иң алгы сызыкка җибәрелә.
1943 елның октябереннән 1944 елның мартына кадәр Габделхәй ага Беренче Украина фронты 30 нчы Киев-Житомир укчы дивизиясе 35 нче укчылар батальонының командир ярдәмчесе булып каты сугышларда катнаша һәм март аенда икенче тапкыр яралана. Аны ерак тылдагы Өфе госпиталенә җибәрәләр. Шулай ул бер ай Алабугага туганнарына кайтып килә. 1944 елның августында 3 нче Балтик буе фронтында, 1945 елның гыйнварына кадәр 512 нче укчылар батальоны командирының ярдәмчесе сыйфатында тагын сугышларда катнаша.
Сугыштан соңгы елларда сәламәтлеге какшаган, нервлары таушалган булуына карамастан, Габделхәй Сибгатуллович күп еллар төрле җаваплы эшләрдә эшли. Морт районында партия, совет, профсоюз эшләрендә, туган авылы Иске Юрашта колхоз рәисе, партия оешмасы секретаре була.
1963 елның маенда ул Алабуга шәһәр партия комитетының авыл производство эшләрен оештыручы инспектор итеп күчерелә. Һәм лаеклы ялга чыкканчы озак еллар шунда эшли.
Материал подготовлен по книге Д.Каюмовой “Навечно в памяти народной”,2000 год