ГАЛЛӘМОВ ГАЗИЗҖАН ГАЛЛӘМ УЛЫ
1922 елның гыйнвар аенда Актаныш районының Аккүз авылында туа.
19 яшендә - 1941 елда сугышка китә. Воронеж, Сталинград шәһәрләрен алуда катнаша. Авыр яралана. Туган җиренә сугыш беткәч әйләнеп кайта. I төркем инвалид. Кызыл Йолдыз ордены, 9 медаль иясе. Сугышта өлкән сержант, командир дәрәҗәләренә күтәрелә.
Исән - сау туган җиренә әйләнеп кайткач, 15 ел комсомол секретаре, 13 ел Аккүз элемтә бүлегендә эшли. Лаеклы ялга да элемтә бүлегеннән СССР һәм Татарстан элемтә министрлыгының, КПСС райкомы һәм РСКБның мактау кәгазьләре белән бүләкләнеп чыга.
Тормыш иптәше Кайдәфә апа белән 3 бала тәрбияләп устерәләр. Кайдәфә апа һөнәре буенча шәфкать туташы, аңа да сугышта катнашырга туры килә.
Балалары Вагыйз - табиб, Кадрия - шәфкать туташы, Лена - Чаллы шәһәрендә заводта эшли.