Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГАЛӘВЕТИНОВ ГАБДЕЛХӘЙ НУРЕТДИН УЛЫ

ГАЛӘВЕТИНОВ ГАБДЕЛХӘЙ НУРЕТДИН УЛЫ

Район: 
Алькеевский

ГАЛӘВЕТИНОВ Габделхәй Нуретдин улы  1920 елда Ташбилге авылында игенче гайләсендә туа.

  Казан шәһәрендә, заводта эшләгәндә 1939 елда Армия хезмәтенә алалар. Ул Тын океан утрауларының берсендә хезмәт итә. Шулай ук Дон буйларында, Киев янында, Чехословакия,Белоруссия җирләрендә барган сугышларда катнашырга туры килә аңа.

  -Бик матур аланлыкка барып чыктык. Үз күзебезгә үзебез ышанмыйбыз...үлән араларында сарык көтүе.Якынрак барып карасак, сарык көтүе түгел, ә үле гәүдәләр икән,- дип искә ала Габделхәй бабай.

  Ул “Катюша”да Берлинны алуда да катнаша.

  1946 елда авылына кайта.

                                                                                                                                    “Ватан өчен!”китабыннан, 2005 ел.

Фронтовиклар
Опубликовано 27 February, 2017 - 14:46 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 27/02/2017 - 21:00):https://tatfrontu.ru/tt/person/galvetinov-gabdelhy-nuretdin-uly