ГАРИФУЛЛИН ЗАЙНАГЕТДИН ГИЛЬФАН УЛЫ
Сугыш һәм хезмәт ветераны Гарифуллин Зайнагетдин Гильфан улы 1924 елның 6 январенда Сарман районы Анак авылында туган. Иске Кәшер авылы мәктәбенә йөреп 7 класс белем ала. 14 яшендә тракторда, тракторчы ярдәмчесе булып эшли башлый. 1942 елның 10 августында Сарман район хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына алына. Ул III Белоруссия фронтында, ефрейтор дәрәҗәсендә, 12 һәм 25 нче гвардия туп- артиллерия бригадасында 152 мм пушкада төзәүче (наводчик) булып сугышта катнаша.1943 елның июль аенда дошман белән бәрелешләрнең берсендә якында шартлаган снаряд кыйпылчыгы тиеп, сул аягы бот асты авыр яралана. Госпитальдә дәваланып чыкканнан соң да, сугышның соңгы көненә кадәр үз хезмәтен дәвам итә. 1947 елның 19 мартында гына СССР ның Югары Советы Президиумы Указы нигезендә демобилизацияләнә һәм туган авылына кайта. Озак еллар төрле тракторларда, тракторчы һәм лаеклы ялга чыгар алдыннан фермада терлекче булып та эшли. Тормыш иптәше Мөслим районы Ташлыяр авылыннан Бәрия Нурулла кызы белән биш бала (ике малай, өч кыз) тәрбияләп үстерәләр. Куркусыз көрәше, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз ( №1729815) орденнары, “Сугышчан казанышлары өчен”, “ Кенигсбергкны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, ”Жуков” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Зайнагетдин Гильфан улы 1997 елның 7 июнендә вафат була, Сарман районы Анак авылында җирләнә.