ӘГЪЛӘМОВ МУЛЛАХМӘТ ӘГЪЛӘМ УЛЫ
Әгъләмов Муллахмәт Әгъләм улы
1921 елның 16 маенда Морт авылында туа. Солдат шинелен 19 яшендә кия. 56 нчы аерым понтон–күпер батальонында хезмәт куя.Төньяк Донец елгасын кичү вакытында кинәт һавада немец самолетлары оча башлый һәм бомбалар ява. Шунда Муллахмәт каты яралана һәм ике ай госпитальдә дәвалана. Тагын сугышлар, кабат яралану.Бу юлы тагын да авыррак яралар ала яшь солдат. Саратов өлкәсенең Балашов шәһәрендә 7 ай госпитальдә дәвалана. Аннан тагын фронт. Венгрияне азат итү.Балатон күле буе бәрелешләрдә Муллахмәт өченче кат яралана.
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күпсанлы медальләр белән 1946 елда авылга кайта. Муллахмәт Әгъләм улы 35 ел гомерен Морт урта мәктәбендә балалар укыту, балаларда табигатькә, җиргә мәхәббәт тәрбияләү эшенә багышлый.М. Әгъләмов истәлеге булып, Морт авылы мәктәбе янында зифа каеннар шаулап үсә.
Муллахмәт Әгъләм улы 1994 елның 17 октябрендә вафат була. Материал Д.Каюмованың"Халык хәтерендә мәңгегә" китабы буенча әзерләнде.