Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГӨБӘЙДУЛЛИН ГАЛИ ГАЛӘСКӘР УЛЫ - ОФИЦЕР - ФРОНТОВИК

ГӨБӘЙДУЛЛИН ГАЛИ ГАЛӘСКӘР УЛЫ - ОФИЦЕР - ФРОНТОВИК

Район: 
Кукморский

Гөбәйдуллин Гали Галәскәр улы

1916 елда Кукмара районында туган, кече лейтенант. Сугышка кадәр Казанда укытучылар әзерләү курсларында укый. Аны тәмамлагач Кукмара районы Пычак, Мәчкәрә, Ядегәр мәктәпләрендә укытучы булып эшли (сугышка кадәр елларда укытучыларны авылдан авылга күчереп йөртү була). Сугышка 1941 елда Ядегәрдән китә. Армиягә алынгач 6 ай Саратов өлкәсенең Атхарск шәһәрендә батальон политруклары курсында укый. Аны тәмамлагач кече лейтенант дәрәҗәсендә 387 укчы дивизиянең 1275 нче укчы полкына политрук итеп Орел юнәлешнә җибәрелә. 1942 елның 15 февралендә Орел шәһәре өчен барган каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була.

 

Фронтовиклар
Опубликовано 13 July, 2020 - 13:59 пользователем МБУК Краеведчес...

Source URL (modified on 13/07/2020 - 13:59):https://tatfrontu.ru/tt/person/gobydullin-gali-galskr-uly-oficer-frontovik