Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГОМӘРОВА ФӘҮЗИЯ АБДУЛЛА КЫЗЫ

ГОМӘРОВА ФӘҮЗИЯ АБДУЛЛА КЫЗЫ

Район: 
Сабинский

1931 нче елның 1 нче маенда Байлар Сабасы авылында туа. 1943-1944 нче елларда Байлар Сабасы авылының “Кызыл көрәш” исемендәге колхозда төрле эшләрдә катнаша. 1945-1948 нче елларда район китапханәсендә китапханәче, 1948-1956 нчы елларда СССРның Хәзерләүләр Министрлыгының Саба районы уполномоченныйда статистик, 1956-1958 нче елларда район финанс бүлегендә бухгалтер, 1958-1988 нче елларда, район үзәк хастаханәсендә бухгалтер булып эшләп, 1988 нче елдан лаеклы ялга чыга. Тыл һәм хезмәт ветераны.

1955 нче елны Саба авылы егете Гомәров Рәшит Йосып улы белән тормыш корып җибәреп, бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Рәйсә – Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды баш белгече. Уллары Рөстәм – шәхси эшмәкәр.

Труженики тыла
Опубликовано 14 January, 2017 - 11:41 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 14/01/2017 - 11:41):https://tatfrontu.ru/tt/person/gomrova-fuziya-abdulla-kyzy