Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГРАФОВ ВЛАДИМИР СЕРГЕЕВИЧ

ГРАФОВ ВЛАДИМИР СЕРГЕЕВИЧ

ГРАФОВ Владимир Сергеевич (28.6.1913, Самара губернасы Бөгелмә шәһәре- 9.12.1991, Казан), Советлар Союзы Герое (31.5.1945), подполковник (1956). Казан югары танк командирлары училищесен тәмамлый (1942). Туган авылында МТС директоры булып эшли. 1935-37 елларда һәм 1939 дан Кызыл Армиядә. 1939 да Халхин-Гол елгасы буенда япон милитаристларына каршы сугышта катнаша. 1941 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, мотоциклет батальоны (1 нче гвардия танк армиясенең 8 нче гвардия механикалаштырылган корпусы) командиры. Воронеж, 1 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украина, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда (1945) катнаша. 1945 нең 19 апрелендә Марксдорф торак пункты янында (Зелов шәһәреннән 10 км көньяк-көнбатыштарак, Германия) барган сугышта батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәтен дәвам иттерә. 1956 дан запаста, Казанда яши. Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Бөгелмә шәһәрендә Графовка бюст куела.

Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Андреев С.А. Совершенное ими бессмертно. М., 1976; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза. М., 1987. Т. 1.

В.А.Шагалов.

Герои Советского Союза
Фронтовиклар
Опубликовано 13 January, 2015 - 00:53 пользователем admin

Source URL (modified on 03/06/2017 - 18:13):https://tatfrontu.ru/tt/person/grafov-vladimir-sergeevich