ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ БИЛАЛ ХАБЕТДИН УЛЫ!
Гыйльметдинов Билал Хабетдин улы 1927 елда Илчебай авылында туа. 1940 елда әтиләре Хәбетдин үлгәч ишле гаиләне туйдыру өчен әниләренә дә һәм балаларга да тагын да тырышып эшләргә туры килә. 1941 елда сугыш башлангач абыйлары Әхмәтҗан һәм Нәҗметдин сугышка китә, апалары үз гаиләләрен корган була. Билал әнисе Бибикамал, апасы Талибә белән кала. Сугыш вакытында аңа колхозда атлар карарга, печән чабарга тимерчелектә эшләргә туры килә.
1944 елда армиягә алына Япон самурайларына каршы сугыш та катнаша. 7 ел хезмәт итеп туган авылына кайта.
1951 елдан 1967 елга кадәр Актаныш МТСы һәм “Таулар” колхозында комбайнер һәм трактор бригадасы бригадиры ярдәмчесе булып эшли. Бу эшләрендә югары хезмәт күрсәткечләренә ирешә. 1964 елда партиянең өлкә комитеты һәм ТАССРның Министрлар Советы мактау кәгазе, 1966 елда “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.
1965 елда ТАССРның Атказанган механизатор исеменә лаек була.
1967 елда СССР авыл хуҗалыгы алдынгылары күргәзмәсендә катнаша. 1967 елдан алып, яше буенча лаеклы ялга чыкканчы, “Таулар” колхозы пилорамында пилорамщик мотарист булып эшли.
1967 елны Актаныш районының мактаулы гражданы исеме бирелә.
1969 елдан коммунистик хезмәт ударнигы, атказанган колхозчы, күп мәртәбәләр җирле Советка депутат булып сайлана. “Японияне җиңгән өчен” медале, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.
1971 елда авыл Советы депутаты итеп сайлана.
1952 елда өйләнә. Тормыш иптәше укытучы Сәгыйтова Габаһәрия белән өч кыз, бер ул үстереп олы юлга чыгарганнар. 1992 нче елның 26 мартында вафат була.