Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ХӘЛИУЛИНА ЗӨЛФИЯ ШӘРИФУЛЛА КЫЗЫ

ХӘЛИУЛИНА ЗӨЛФИЯ ШӘРИФУЛЛА КЫЗЫ

Район: 
Алькеевский

     Хәлиуллина Зөлфия Шәрифулла кызы 1929 нчы елның 12 нче январенда Әлки районы Иске Әнҗерә авылында 7 балалы гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе-Газизов Шәрифулла, әнисе-Газизова Мәкълифә.Ул 10 еллык мәктәпне бетергәч, Түбән Әлки авылында 7 ай бухгалтериядә эшли. Аннан соң  Куйбышев (Спасс) педучилищесына   укырга керә. 1948 нче елдан балаларга белем бирә башлый. 1984 нче елда пенсиягә чыга. 1992 нче елга кадәр эшен дәвам итә. Зөлфия апа эшен бик яратып башкара , укучылар да  аны үз итәләр. 1970 нче елда Әлки районының Хезмәт Даны китабына кертелә.

Зөлфия апа 1950 нче елда кияүгә чыга, 4 бала үстерә. Сугыш вакытында ачлык-ялангачлык, тормыш  авырлыгын күргән Зөлфия апа Хәлиуллина бүген дә  исән-сау, балалары хөрмәтенә куанып,илгә-көнгә иминлек , тынычлык теләп яшәвен дәвам итә.

 

Труженики тыла
Опубликовано 13 March, 2025 - 14:55 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 13/03/2025 - 14:55):https://tatfrontu.ru/tt/person/hliulina-zolfiya-shrifulla-kyzy