ХӘМИДУЛЛИН МИРСӘЕТ ХӘМИДУЛЛА УЛЫ
Район:
Актанышский
1927 елның 11 ноябрендә Байсар авылында туа. 1944 елның 1 декабрендә сугышка китә. 415 нче, 132 нче полкларда, 4732 нче санлы хәрби частька хезмәт итә. 1951 елның маенда туган якка кайта. Рядовой.
Кайткач ашлык кабул итү предприятиесендә эшли. Лаеклы ялга да шуннан 1987 елда чыга. Хезмәт ветераны.
Күп медальләр белән бүләкләнә.
Хатыны Гөлфая белән бер кыз тәрбияләп үстерәләр.