ӘХМӘТОВ КОРБАНГАЛИ МИННӘХМӘТ УЛЫ
Әхмәтов Корбангали Миннәхмәт улы 1922 елның 23 гыйнварендә хәзерге Сарман районы Күктау авылында туган. 1940нчы елда Чистай шәһәре район хәрби комитетыннан Кызыл Армия сафларына алына. Өлкән сержант дәрәҗәсендә 611нче авиация истребитель полкында механик булып хезмәт итә.8 Һава армиясенең 2 Украина фронты составында фашистларга каршы сугышканда күрсәткән батырлыклары өчен 1943 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Ул хезмәт күрсәткән И-153 самолеты ватылмыйча 25 очыш ясый шуның белән ул летчикларга фашистларны тар-мар итүгә зур ярдәм күрсәтә. Шушылары искә алып Корбангали Миннәхмәт улын 1943елда “За боевые заслуги” медале белән бүләклиләр. Европа илләрен азат итүгә дә якташыбызның зур өлеше керә. 1945 елда Кызыл байраклы Суворов ордены белән бүләкләнгән 288нче авиация истрбительле дивизиянең 013 нче приказы нигезендә “За взятие Будапешта”, 012нче приказ нигезендә “За освобождение Белграда” медальләре белән бүләкләнә. 1985 елда II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденын тапшыралар. Сугыштан соң хәрби хезмәттә кала подполковник дәрәҗәсенә җитә, Казан шәһәрендә яши.