Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ХӘМӘТШИН ГӘЛЛӘМША МӨБАРӘКША УЛЫ

ХӘМӘТШИН ГӘЛЛӘМША МӨБАРӘКША УЛЫ

Район: 
Алькеевский

 

Хәмәтшин Гәлләмша Мөбарәкша улы 1925 елның 15 апрелендә Түбән Әлки  авылында  туган. Авыл мәктәбендә җиденче сыйныфын тәмамлаганнан соң, колхозда тимерче булып эшли башлый. 1942 елда Куйбышев шәhәреннән Спасска ат белән икмәк ташый.

1943 елның гыйнвар аенда сугышка китэ. Башта Чита өлкәсенә поезд белән бер ай баралар. Шул яктагы хәрби шәhәрчектә хезмәт итә.

Кытай территориясендә Япон самурайларына каршы сугышта катнаша.

Бу сугыштан соң да хезмәтен дәвам итә. Ягулык складларында хәрби постта тора.

1948 елның февралендә демобилизацияләнеп, туган ягына кайтырга чыга. 22 мартта гына авылына кайтып җитә.

Хәзерге вакытта тормыш иптәше белән матур гына яшәп яталар.  

 

                                                              “Ватан өчен!”китабыннан, 2005 ел.

Фронтовиклар
Опубликовано 6 October, 2017 - 11:16 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 07/10/2017 - 16:13):https://tatfrontu.ru/tt/person/hmtshin-gllmsha-mobarksha-uly