ӘХМӘТШИНА ҖӘМИЛӘ КӘРАМ КЫЗЫ
1923 елның 17 декабрендә Иске Байсарда туа, шунда яши. ll группа хезмәт инвалиды.
Минзәлә фельдшер-акушерлык училищесын 1940 елда тәмамлаган кызны сугыш башланганның икенче көнендә - 1941 елның 23 июнендә армиягә алалар. Казандагы хәрби кыр хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы, комсорг була.
1945 елның 15 декабрендә хәрби хезмәттән азат ителә.
"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", соңыннан юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәрби хастаханә җитәкчелегенең рәхмәтләрен ала.
Участок хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшли, 1977 елның 17 декабреннән лаеклы ялга чыга.
В.И.Ленинның 100 еллык юбилей медале, "Социалистик ярышта җиңүче" билгесе, Мактау кәгазе белән бүләкләнә.
1989 елда вафат булган ире Тимершаех белән 2 кыз, 1 ул үстерәләр.